Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллы табиблары гаиләсендә фаҗига: ир хатынын атып үтерә, ә аннары үзен үтерә 18+

Фаҗига урынында тикшерү эшләре алып барыла.

Бүген иртәнге сәгать 9да Чаллы ГЭСы бистәсендәге шәхси йортта табиблар гаиләсендә фаҗига булды. 72 яшьлек ир Сайган ярымавтомат мылтыгын алып, 67 яшьлек хатынын атып үтерә. Пуля эзләре күкрәк, арка өлкәсендә бар. Хатыны үлгәнен күргәч, ир үз-үзенә кул салып, йөрәгенә ата. Ул да шунда ук вафат була.

Фаҗиганең бердәнбер шаһиты – Казаннан балигъ булмаган баласы белән кунакка килгән кызлары. Яшь хатын әнисен якларга тырыша – аның җилкәсе яралана.

Сәгъдиевларның шәхси медицина клиникасы хуҗалары булуы билгеле. Беренчел версия буенча, конфликт милекне бүлү нигезендә килеп чыккан. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, һәлак булган Рушания Сәгъдиева – невролог, терапевт һәм гирудотерапевт, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Иң яхшы невролог» номинациясендә 2014, 2016 елның иң яхшы табибы, «Иң яхшы невролог» номинациясендә 2017 елның иң яхшы табибы бөтенроссия конкурсында катнашучы.

Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев