Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бер хатын-кыз танышын кыйнап үтергән

Җинаять эше кузгатылган.

Июль аеның соңгы көннәренең берсендә Чаллыда коточкыч җинаять кылынган. Яңа шәһәрнең 52нче бистәсендәге бер фатирда хатын-кызлар спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Берара алар арасында бәхәс чыккан. 

41 яшьлек хатын-кыз шешәдәшен каты кыйнаудан да тайчынмаган.  Нәтиҗәдә зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән урында җан биргән.
Үтерүдә шикләнүче хатын-кызның берничә тапкыр хөкем ителүе мәгълүм. 

Аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган. Аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 111нче маддәсе 4нче бүлеге буенча җинять эше кузгатылган. Ул саксызлык аркасында кеше үтерүдә шикләнелә. 

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев