Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Дошман пилотсыз очкычы Уфаның Затон микрорайонындагы торак йортка төшкән. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, бер кеше зыян күргән, өске катлардагы пыялалар ватылган. Тагын бер пилотсыз очкыч сәнәгать зонасына төшкән.
«Уфаның сәнәгать предприятиеләренә чираттагы террорчылык һөҗүме ясалды. Алты пилотсыз очкычның дүртесе бәреп төшерелде. Берсе сәнәгать зонасында төште, бераз янгын чыкты, хәзер без аны сүндерәбез. Тагын бер БПЛА Затон микрорайонындагы торак йортка төшкән. Өске катлардагы пыялалар ватылган, шулай ук калдыклары һәм кыйпылчыклары парковкаланган машиналарга эләккән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән. Аны хастаханәгә салалар һәм хәзер барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип язган Хәбиров МАКСтагы каналында.
Нет комментариев