Йорт мизгел эчендә янып беткән
Хәвеф-хәтәр

Йорт мизгел эчендә янып беткән

5 октябрь көнне, Төрекләр авылында яшәүче Хәйруллиннар гаиләсендә янгын чыгып, мизгел эчендә аларны йорт-җирсез калдырды.

Букөн гаилә өчен гадәти уза. Кемдер эшкә, кызлары Казанга укырга китә (янгын булган көнне үк, авылга кайтып төшә). Кичке якта шушындый фаҗига килеп чыгар дип кем уйлаган.
Бурдан кала, уттан юк
Кичке якта олы балалары эштән кайта, Рәзилә кечкенә кызын Олы Әтнәдәге балалар сәнгать мәктәбенә, биюгә алып китә. Аш бүлмәсенә ашарга чыккан уллары Ренат, шартлау тавышы ишетә. Һәм аш бүлмәсендәге тәрәзәдән урамга карый. Шулвакыт ул янгын очкыннарын шәйләп ала. Ренат лапас яна, дип шикләнеп әтисенә дәшә. Һәм алар урамга чыгарга теләп, йөгереп килеп, өй ишеген ачуга, ялкын өйгә бәреп керә. Улы белән әти кеше урамга йөгереп чыгалар. Вак-төяк әйберләрне алып чыгабыз, дип кабат өй эченә кереп китәләр. Ренат ут эченнән кабат урамга йөгереп чыга. Шулвакыт әтисенең юклыгын күреп ала. Һәм өй тәрәзәсен ватып, әтисенә урамга чыгарга ярдәм итә. Ренатның куллары пыялага киселеп бетә. 
Янгынны иң беренчеләрдән күреп алып, ярдәмгә ашыккан күршеләре Зилә Зиннәтуллина сөйләгәннәрдән:
"Ялкын йортны минут эчендә чолгап алды. Мин тәрәзәдән караганда, арткы яктан бертөрле ялкынланып кына тора иде. Өстемә кияргә куртка алдым да, тиз генә йөгереп урамга чыктым. Шул мизгел эчендә ут йортны чолгап алган иде инде,- диде ул.
Рәзилә Хәйруллина:
"Кечкенә кызымны алып, сәнгать мәктәбенә киттек. Кичке сәгать алтынчы яртылар тирәсе. Өйдән чыгып киткәндә, барысы да тәртиптә иде. Кызымны киендереп, кайтырга чыгып барганда ирем Рифат шалтыратты. Аннары улым Ренат белән Зилә дәштеләр. Йорт янып бетте, дигәнне ишеткәч коелып төштем. Өйгә ничек кайтып кергәнемне дә хәтерләмим. Руль артында ничек кайтканмындыр, әле дә аңлый алмыйм. Ничек кайтып туктаганны да белмим. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең янымда торулары томан кебек кенә истә калган",- диде ул, күз яшьләрен сөртеп.
Бүгенге көндә дә аңына килә алмый әле алар. Йорт урынында кара күмер, ә аларның күзләрендә - яшь.
- Секундлык эш булды ул, дип ул көнне кабат исенә төшерде каршы як күршеләре Зилә. Иптәшем машина ремонтлый иде. Гаражга керүем генә булды шартлаган тавыш булды, ди. Утта да сүнеп алды. Әле мин, кем  сварка белән эшли икән, дип уйлап та куйдым. Күбебез янгынны акрын гына янып килә, дип күзаллыйбыз. Ә биредә йорт эчтән дә, тыштан да ут белән чорналган иде. Ни булганын аңлый алмый калдык. Берни эшләргә дә өлгермәдек,-диде ул. 
Көчле янгын вакытында күмәк хуҗалыкның янгын машинасы ярдәме белән лапасны янгыннан саклап калырга тырышалар. Шөкер, лапас, мунча калган. Әмма терлекләрне төп йортка төшереп куйганнар. Ут булмау сәбәпле, аларны әлегә биредә тота алмыйлар.
Казыктан салынган йорт
Рәзилә белән Рифат Хәйруллиннар әлеге йортны нигезеннән башлап бергә төзиләр. Яшьләр программасы нигезендә ярдәм дә була үзләренә. Әлеге нигездә балалар үстерәләр. Икесе дә күмәк хуҗалыкта эшлиләр. Рәзилә соңрак "Мирас"та хезмәт куя. Бүгенге көндә сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлегә өйдә. 
Азрак акча булган саен, йорт- җирне яхшырталар. Ул йортка янкорма да эшлиләр. Мал-туар асрыйлар. Әлеге йортның һәр бүрәнәсе, һәр кадагы да кадерле аларга. Яңа гына веранданы вагонка белән тышлап чыгалар. 
Яшьләр башта әти-әниләре белән бергә торалар. Аннары бергәләп салган яңа йортка башка чыгалар. Биредә балалар үстерәләр. Олы уллары Ренат шофер булып эшли, кызлары Ранилә Казанда укый, кечкенәләре Ясминәгә алты яшь, балалар бакчасына йөри. 
Бүген кабат әти-әниләре янына кайтканнар алар.
Әти-әниләр янында иптәшемнең энесе гаиләсе белән яши. Ике балалары бар. Без өч гаилә анда хәзер. Безгә торырга икенче катны бирделәр, диюгә Рәзиләнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Аллаһы Тәгалә, һәркайсыбызны ут хәвеф-хәтәреннән сакласын. Бик авыр хәлләр. Өлкәннәребез дә: "И, Раббым, ут-күздән үзең сакла",-дип юкка гына әйтмәгәннәр инде..
Мөхтәр дә тынып калган
Этләре турында әйтүем. Йорт янып беткәннән бирле, ишегалдында  чебен дә очырмаган Мөхтәр тынып калган. 
Урамнан узган кешегә дә, һавада очкан каргага да өрә торган иде. Шул көннән бирле этебез тынып калды,- дип бәйдә торган Мөхтәр янына килде Рәзилә. Ашамый да, эчми дә. Ишегалдында йөргән песиләргә дә өрә торган иде. Кичә песиләр, хәтта, аның оясына кереп йоклаганнар. Үзебезнең дә исебез китте,-дип шаккатырды ул.
Без килгәч тә, оясыннан да чыкмады ул. Бары тик Рәзилә дәшкәч кенә, кыяфәте белән овчаркага охшаган Мөхтәр, башын аска иеп кенә оясыннан чыкты да, кабат борылып кереп китте. Ялгышып кына да өреп куймады. Искитәрлек, валлаһи.
-Без әти-әниләргә төшеп киткәч, үзенә генә күңелсез булгач, шундый булдымы шунда. Аңлап булмый,- диде Рәзилә Мөхтәрнең башыннан сыйпап. 
Хайваннарда да кеше акыллары бар, диләр. Әлеге этнең дә кайгыруын күргәч, моңа тагын бер кат инанып куйдым.
Салкын кыш айлары якынлашканда Рәзилә һәм Рифат Хәйруллиннар гаиләсе йорт-җирсез калган. Аллаһ сакласын, мондый хәвеф-хәтәрне берәүгә дә күрергә язмасын.
Бүгенге көндә Хәйруллиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ."Тамчыдан күл җыела", диләр. 
Көчебездән килгәнчә ярдәм итик. Акча күчерү өчен телефон номеры 89196421387. Шушы номер Рәзилә Хәйруллина исеменә Ак барс, Сбербанкка бәйләнгән. Карта номеры 2200 530818042418 (Ак Барс банк). Акча күчергәндә "Ярдәм" сүзен язарга онытмагыз.


Нет комментариев