Казанда кышын авария китереп чыгарган шофер 4 айдан соң хастаханәдә вафат булган
Хәвеф-хәтәр

Казанда кышын авария китереп чыгарган шофер 4 айдан соң хастаханәдә вафат булган

Авария 25 декабрьдә Тынычлык урамында теркәлгән.

Машина йөртү таныклыгы булмаган 1985 елгы ир-ат «Лада Гранта» белән идарә иткәндә каршы як полосага чыгып, Kia Sportage белән бәрелешкән. Ике йөртүче дә хастаханәгә озатылган иде.

Әлеге юл-транспорт һәлакәтен оештырган ир-ат дүрт ай хастаханәдә булганнан соң тернәкләнә алмыйча вафат булган.

Шәһри Казан


Нет комментариев