Бүген Казанның Борисково бистәсендә кечкенә сабый белән хатын-кызны машина бәрдергән. Агентлык мәгълүматлары буенча, балага алты ай.
«Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-патруль хезмәте инспекторлары килеп җиткәндә хатын-кызны бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән булган.
Хәзерге вакытта урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Һәлакәтнең шартлары ачыклана.
Нет комментариев