Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Куәм авылында кичә узган давыл хуҗалыкларга зыян салган

Зиратта эш коралларын саклый торган сарайны да кучереп каплаган.

Кичә яуган көчле давыллы яңгыр Куәм авылына да шактый зыян китергән. Авыл башындагы хуҗалыкның тубәләрен куптарган, агачларны аударган.  Хәтта зиратта берничә ел элек кенә төзелеп куелган,  эш кораллары саклана торган сарайны да урыныннан кубарып, тубәсенә каплаган. Яңа зиратта зур агачлар сынып кабер ташларын, чардуганнарны ваткан.

 Якшәмбе көнгә, 22нче июнь көнне сынгач агачларны чистарту өмәсе көтелә.

Якын көннәрдә дә яшенле яңгыр, җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын саклык чараларын үтәргә чакыра.

Көчле яшенле яңгырлар вакытында белгечләр урамга чыгуны чикләргә һәм бина эчендә калырга киңәш итә. Балаларның иминлегенә аеруча игътибар бирергә һәм аларны караусыз калдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев