Татарстанда тимер юл станциясендә үсмер һәлак булганнан соң тикшерү эше башланды
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда тимер юл станциясендә үсмер һәлак булганнан соң тикшерү эше башланды

16 яшьлек ике үсмерне ток суккан һәм аларны хастаханәгә озатканнар. Берсе һәлак булган.

Россия Тикшерү комитеты транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсенең Казан транспортта тикшерү бүлеге Кукмара станциясендә 16 яшьлек үсмер һәлак булганнан соң тикшерү эше башлады.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 30 июль кичендә үсмерләр Кукмара тимер юл станциясендә ашлык ташый торган тимер юл вагонында уеннар оештырган.

16 яшьлек ике үсмерне ток суккан һәм аларны хастаханәгә озатканнар. Берсе һәлак булган.

Татар-информ


Нет комментариев