Татарстанда трассада такси машинасы фура астына кергән, машина йөртүчесе үлгән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда трассада такси машинасы фура астына кергән, машина йөртүчесе үлгән

Татарстанның Биектау районындагы трассада үлемгә китергән авария булган. Volkswagen машинасы алдан хәрәкәт иткән фура астына югары тизлектә килеп кергән. Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Volkswagen йөртүчесе урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.

Татар-информ


Нет комментариев