Татарстанның Зәй районында йөк машинасы белән авариядә өч кеше үлгән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Зәй районында йөк машинасы белән авариядә өч кеше үлгән

Бу хәбәр сезне куркыту өчен түгел, юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз, аянычлы булмасын дип кисәтү.

Бүген Чаллы-Әлмәт трассасының 38нче чакрымында Daewoo Nexia автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажир һәлак булган.

Фаҗига урынына Зәй шәһәр прокуроры Сергей Урванцев килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре тикшерелә.

Татар-информ


Нет комментариев