Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Төнлә Россия төбәкләрендә 53 Украина беспилотникы юк ителгән

Узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Россиянең биш төбәгендә 53 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ростов өлкәсендә 44, Краснодар өлкәсендә 6 пилотсыз очу аппараты кулга төшерелгән һәм юкка чыгарылган. Моннан тыш, Саратов, Курск һәм Белгород өлкәләрендә берешәр дрон юк ителгән.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев сүзләренчә, һөҗүм нәтиҗәсендә электр подстанциясенә зыян килгән. Энергия белән тәэмин итүне кире торгызу эшләре бара.

Шулай ук Россия төбәкләренә самолет тибындагы беспилотниклар да һөҗүм итмәкче булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев