Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Төнлә Россиянең 7 төбәген 75 пилотсыз очкыч һөҗүм иткән

Бүген төнә Украина Кораллы көчләре Россиянең 7 төбәгенә самолет тибындагы 75 пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән.

Липецк өлкәсеннән тыш, Кырым һәм Белгород өлкәсе бик каты һөҗүмгә тотылган. Белгород өлкәсенең Щебекино бистәсендә дүрт дрон күпфатирлы йортка һөҗүм иткән: берничә фатирда янгын чыккан. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте, шулай ук төбәкләр губернаторлары хәбәр итә. “Узган төндә Киев режимының Россия территориясендәге объектларга пилотсыз очкычлар кулланып террорчылык акты кылу омтылышында һава һөҗүменә каршы көрәшүче средстволар самолет тибындагы 75 пилотсыз очкычны юк итте”, – диелгән хәбәрдә. Дроннарның күпчелеген (26 берәмлек) Белгород өлкәсендә бәреп төшергәннәр. 19 дрон – Липецк өлкәсе, 7 – Курск, 5 – Брянск, 4 – Воронеж һәм 1 – Орел өлкәсе күгендә юк ителгән. Моннан тыш 5 пилотсыз очкыч – Кырым күгендә, 8е – Кара диңгез өстендә юкка чыгарылган. Шулай ук биредә Кырымга таба юл тоткан 7 экипажсыз катер юк ителгән, 1 “Нептун” корабка каршы ракета бәреп төшерелгән. Липецк өлкәсендә дроннарның һөҗүм итүе хәрби аэродромда янгын чыгуга, шартлауга китергән. Шулай ук пилотсыз очкыч җиргә килеп төшкәндә энергетика инфраструктурасына зыян килгән, электр уты белән тәэмин итүдә өзеклекләр барлыкка килгән. Округта гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев