Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Киңәш көтәм

Хатыным хыянәтен күңелем кичерми

Инде күпме вакыт узды. Хатынымның йөрәгемә салган ярасы, һаман да җанга тынгылык бирми. Уч төбендә генә тотып, кадерләп яшәгән хатыным миңа хыянәт итте.

Кем белән дисезме, бер ипине икегә бүлеп ашаган дустым белән. Кем-кем белән диегез, дустым бит. Бергә укыдык, армиядә дә бергә хезмәт иттек. Икеләтә авыр, икеләтә гаделсезлек кебек тоелды бу хәл. Күз алдымда аларның бергә булулары, аларның серле елмаюлары, хәтта бер-берләрен аңлаган карашлары да күз алдыма килә дә баса. Йөрәк ярсуына түзә торган түгел. Бу хисләрне ничек тә җиңәргә, ничек онытырга белмим? Ишекне шап итеп ябып чыгып китәр идем, балабыз бар, әле бик кечкенә. Аның бер гаебе дә юк бит, ул мине бик ярата? Баланы алып чыгып китәр идем, әнисеннән башка тәрбия бирә алмам шул. Аның көләч йөзен, шат карашларын күреп, моңа кадәр бернинди борчу белмәгән балага мин нинди киләчәк вәгъдә итә алам соң?

Бу тормышта югалып калмас өчен, барысын да эшләргә тырыштым. Уйлаган саен күзләремә яшь тула. Мине көчсез ир икән син, дип гаепләргә ашыкмагыз. Кулымнан бөтен эш килә, хатын-кызга хөрмәтем дә зур. Чөнки безне шулай тәрбияләделәр.  

Тик эчтәге бу ачу, үпкә минем җанымны ашый. Ничә еллар бергә яшәдек, нинди хыяллар корган идек. Барысы да бер мизгелдә юкка чыкты? Дуслыкның нигезләре шундый ук какшамас кебек тоелган. Дустымның минем хатын белән булуы, арттан килеп пычак кадаган кебек булды.  

Хатын белән дустым, миннән килеп гафу да үтенделәр. Әмма эчтәге ташны берничек тә алып атып булмый.

Күпме вакыт үтте, бу хәлне кичерү мөмкинме? Миңа бик авыр. Бу өчпочмакны ничек тә кичерү, балабыз өчен, гаиләбезне саклап калу өчен миңа нишләргә? Бер киңәш бирегез әле. Бу хәлне ничек җиңеп чыгарга белмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Киңәш шул, дускаем, ир булып кал. Ир башы белән ат башы ниләр күрмәс ул, бабайлар эйтмешли. Яңа тормыш көт. Сине аңлаган хатын кыз бар бит ул.