Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

2022 елда янгыннарга бәйле хәлләр

Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга карамастан, 2022 елда Әтнә районында 13 янгын чыгу очрагы теркәлде.

Ут 43 корылманы юк итте һәм матди зыян салды, шуларның 12се шәхси йортлар, 14 мунча, 11 сарай һәм башка корылмалар Янгыннарда һәлак булучылар теркәлмәде. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында уйларга һәм тирәюньдәгеләрдән моны таләп итәргә мәҗбүр итә.

Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен, мич ягу кагыйдәләрен бозу. Кызганычка каршы, ут төртү очрагы да булды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында дөрес башкарылмаган гамәлләр милекне юк итә, ә иң аянычы кешеләрнең һәлак булуына китерә.

Төзек булмаган мичләрдән, җылылык котелларыннан һәм төтен чыгу юлларыннан файдаланмагыз. Исерткеч эчемлекләр куллану да фаҗигагә китерергә мөмкин. Үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмалары янында тәмәке тартмагыз. Вакытында тузган электр чыбыкларын алыштырыгыз.

Янгын күзәтчелеге бүлеге үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмаларында янгын хәбәрчеләре урнаштырырга, йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә ут сүндергеч булдырырга киңәш итә.

Исегездә тотыгыз, сезнең тормышыгызның һәм йортыгызның куркынычсызлыгы сезнең үзегезгә генә бәйле. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү – сезнең тормышыгызның һәм дә милкегезне уттан саклануына мөмкинлек бирә.

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев