Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Әлеге кагыйдәләрне балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә белергә тиеш!

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белергә һәм үтәп йөрергә кирәк!!!

Юл хәрәкәте балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә — барысы өчен дә бер үк. Шулай булгач, Юл хәрәкәте кагыйдәләре дә һәммә кеше өчен бер үк. 

Каникул вакытларында балалар күп вакыт үзләренә үзләре хуҗа, аларның кайда булуларын, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен олылар күзәтеп җиткерә алмый. 

Юл-транспорт вакыйгасы статистикасы балалар юл-транспорт травматизмының каникул вакытларында кискен артуын күрсәтә. Балаларда транспорт культурасын тәрбияләүдә, шулай ук юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүдә дә ата-аналар хәлиткеч роль уйныйлар. 

Жәйге матур көннәрдә велосипедта йөручеләрнең саны да артты. Безнең районда да жәй башыннан велосипедчылар катнашы белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Бер авария велосипедчы баланың үз гаебе белән булды. Юлны аркылы чыкканда Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.6 бүлеген бозып велосипедтан төшмичә генә җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыныннан чыга. Нәтиҗәдә тән җәрәхәте алды. Ә икенче авария аянычлы булды, велосипедчының үлеменә китерде. 

Велосипед белән идарә итучеләр велосипедның транспорт чарасы икәнен онытып жибәрәләр ахры. Күп кенә юл-транспорт вакыйгалары велосипедчыларның хәвефсез йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыгалар. 

Ә сез, 14 яшькә кадәр урамнарда һәм юлларда йөрү тыелганын беләсезме? Бу турыда бар кеше дә белергә тиеш. Ләкин Юл хәрәкәте кагыйдәләренең бу таләбен бар кеше дә үтәми. 

Велосипедта йөргәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
— 14 яшькә кадәр велосипедта транспорт өчен ябык булган мәйданчыкларда һәм юлларда гына йөрергә мөмкин.
— 7 яшькә кадәр балалар тротуардан, җәяуле һәм велосипед юлыннан гына йөрергә тиеш;
— 7 яшькә кадәрле велосипедчыларны өлкән кеше озатып йөрергә тиеш. Я булмаса, мондый баланың өлкән кешенең велосипедында махсус утыргычта алып барылуы шарт. Велосипед пассажир өчен урындык белән җиһазланып, аяк кую өчен табаннары да булырга тиеш. Пассажир утырткан велоспедчы Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә тиеш.
— 7 яшьтән 14 яшькә кадәр паркларда, ишегалларында, стадионнарда, кырда, велосипед юлларында йөрегез.
— 14 яшьтән юлга велосипедларда чыгарга рөхсәт ителә. 
— Велосипедчы юлны аркылы чыкканда җәяулеләрнең юлны аркылы чыгу урыныннан велосипедтан төшеп, велосипедны җитәкләп чыгарга тиешләр.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белергә һәм үтәп йөрергә кирәк!!!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев