Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Балаларны янгыннан саклыйк

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел, ә балалар да белергә тиеш.

Шуңа күрә дә әти-әниләргә генә түгел, тәрбиячеләр һәм укытучылар да бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирсәләр иде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрү сорала. Янгын кинәт килеп чыга һәм ут бик тиз тарала. Бу хакта һәркайсыбыз яхшы белә. Бу очракта югалып калмау кирәк. Балаларга янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү зарур. Югыйсә, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Бик еш кына балалар янган бинадан чыгып йөгермиләр, олыларны, күршеләрне ярдәмгә чакыру урынына кровать, шкаф асларына кереп качалар. Һәр бала янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакыру номерларын белергә — 01, 112 һәм аларны ярдәмгә чакыра белергә тиеш.
Янгын күзәтчелеге хез-мәткәрләре, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан, белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрәләр, ата-аналар жыелышларында чыгышлар ясыйлар. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен чагылдырган видеороликлар күрсәтелә, эвакуация, шулай ук янгынга каршы инструктажлар үткәрелә.
Елның-елында янгыннарда өлкәннәр һәм балалар һәлак була. Шуңа күрә без, өлкәннәргә, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә һәм алар өчен үрнәк булырга кирәк. Ут хаталарны кичерми! Үзегезнең, якыннарыгызның гомерен, үзегез яшәгән йортны саклагыз.

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев