Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Басуларда кызу эш вакыты

Кыр һәм урып-җыю эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Җәйге һәм көзге чорда иң җитди мәсьәләнең берсе булып бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу санала, чөнки, бөртеклеләрдән калган салам һәм кибәк җиңел янып китүчән масса тәшкил итә.

Басу-кырларның янгын куркынычсызлыгы яну материалының зур күләмдә, ут чыганагы булу һәм килеп чыккан янгынның тиз арада тарала алу мөмкинлеге белән характерлана.

Икмәк культуралары иң зур куркынычны өлгергән вакытта һәм урып-җыю эшләре вакытында тудыралар.

Кыр эшләре башланганчы урып-җыю эшләрендә катнашкан затларга янгынга каршы инструктаж үткәрү зарури. Исерткеч эчемлекләр кулланган затларны урып-җыю эшләренә катнаштырмаска, тәмәке тартуны тыярга, урыпҗыю агрегатларында һәм автомобильләрдә башка авыл хуҗалыгы машиналарында беренче янгын сүндерү җиһазларын булдырырга (барлык типтагы комбайн һәм тракторларда – 2 янгын сүндергеч, 2 очлы көрәк, себерке, сулы бидон) һәм очкын сүндергечләрнең төзек халәтен тәэмин итәргә кирәк.

Бөртекле культураларны җыю эшләрен икмәк кырларының мәйданы 50 гектардан артмаган участокларга бүлүдән башлау зарури. Участоклар арасында киңлеге 8 метрдан артмаган чабылган өлешләр эшкәртелә. Чабылган башаклар кичекмәстән җыеп алына. Чабылган өлешләр уртасында киңлеге 4 метрдан ким булмаган җирне сукалыйлар.

Мәйданы 25 гектардан артыграк булган икмәк кырларында урып- җыю эшләре барганда янгын чыккан очракта җирне сукалау өчен сука таккан трактор, шулай ук янгын сүндеру яисә янгын сүндерүгә җыйлаштырылган техника даими әзерлектә булырга тиеш.

Башак тамырларын, урып-җыю калдыкларын яндыру, учак кабызу тыела.

Бөртекле культураларны урып- җыю һәм азык әзерләү вакытында тыела:

– капоты булмаган яисә ачык капотлы трактор, үзйөрешле шасси һәм автомобильләрне куллану;

– трактор һәм автомобильләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру;

– автомобильләрне кыр шартларында янгын сүндергеч җайланмалар белән җиһазландырылмаган, төнге вакытларда яктыртылмаган махсус мәйданчыклардан тыш ягулык материаллары белән заправка ясау;

– теләсә кайсы янгын чыганакларын басуларга эләгүенә юл кую.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар өчен админстратив җаваплылыкка тарту каралган.

Кыр эшләре вакытында игътибарлы булыгыз. Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгыннан саклау бүлегенә «01», «101», «112» телефоны аша хәбәр итегез.

2-20-01– Әтнә янгын бүлеге.

3-23-82 – Яңа Шашы авылының янгын посты.

Һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз. Үзебезгә һәм тирә-яктагыларга карата игътибарлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев