Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Белешмәсе булмаса, алмагыз

Быел Корбан бәйрәме 17 июньдә булачак.

Сонгы вакытта терлекләрдә йогышлы чирләр киң таралды, аеруча бруцеллез, ящур, нодулярный дерматит. Шуңа күрә, район ветеринария оешмасы райондашларны кисәтеп уза һәм киңәшләрен бирә.
«Алып-сатарларга быел чит төбәкләрдән сарык алып кайту hәм сату катгый рәвештә тыела. Сарыкларны бары тик Татарстан Республикасыннан гына сатып алырга кирәк. Шулай ук үзебезне йогышлы авырулардан саклап калу өчен, корбанга сарыклар сатып алганда аның ветеринар белешмәләре булуы белән кызыксынырга кирәк. Сатып ала торган сарыкларның шәхси яки үзенә генә хас тамгасы булырга һәм бүгенге көндә төп таләп булып, аларның каннары бруцеллезга тикшерелгән булырга тиеш. Әлбәттә, сатып алыначак сарык әлеге чиргә карата тикшерелгән булса, ветеринар белешмәсендә ул күрсәтеләчәк. Шунысын да искәртәсе килә, сарыкта чыккан бруцеллез чире кеше өчен аеруча куркыныч. Шушы таләпләрне истә тотып, Корбан бәйрәмен матур итеп каршыларга язсын», — ди алар. Сәламәтлегебез үзебез өчен, сатып-алу башкарганда игътибарлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев