Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Бер үк көнне ике янгын

Статистик мәгълүматларга күз салсак, җәйге чорда янгыннар еш күзәтелә.

Моның сәбәпләре дә төрле: озакка сузылган эссе көннәр, яңгыр вакытында хәтәр яшеннәр нәтиҗәсендә янгын чыгарга мөмкин. 
15 июнь көнне Яңа Шашы авылында көндезге сәгать 10.15 тирәсендә Чишмәле ура­мындагы 1 йорт адресы бу­енча урнашкан хуҗалыкта янгын чыкты. Янгын нә­ти­җәсендә шәхси хуҗалык мунча­сы янды. Бәхеткә каршы, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. 
Шушы ук көнне кичке 23.30 сәгать тирәсендә, Иске Җогып авылының Яшел урамындагы 59 йорт адресы буенча урнашкан хуҗалыкта янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкның лапасы янып бетә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча ике очракта да янгыннарның сәбәпләре булып иске электр чыбыкларының тузуы тора (электр чыбыкларының кыс­ка  ялганышы).
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Ильяр Гыймадиев район халкын тагын бер кат кисәтеп:
– Янгын берничә әйберне генә түгел, барлык малыңны юк итәргә мөмкин. Шуңа күрә тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәгез. Янгын килеп чыккан очракта ярдәмгә чакыру телефон номерлары тагын бер кат исегезгә төшерәсе килә. Шулай ук балаларга да бу номерларны өйрәтергә кирәк. 

«01», «101», «112», Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры 2-20-01.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев