Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Мошенниклардан саклан

Инновацион технологияләр барлыкка килү белән бергә алдауның да яңа схемалары барлыкка килә. Узган елның соңгы өч аенда гына да телефон мошенниклары гражданнардан дүрт миллиард сум акча җыйган.

Россия Федерациясе территориясендә аферистларга каршы тору мөмкинлекләре барлыкка килүе сөендерә. Әмма әлегә алар тулы куәтенә эшләми, шуңа күрә куркынычсызлык чараларына игътибарны арттыру иң дөрес карар булачак.

Иң киң таралган ысул – ниндидер учреждениедән отышлы тәкъдим белән шалтырату. Бу банк, мобиль элемтә операторы булырга мөмкин. Мошенниклар үзләрен теләсә-кайсы билгеле оешма вәкилләре, хәтта полиция дип тә атый ала.

Гадәти схемалар

1. Сезгә кәрәзле элемтә операторы шәхси мәгълүматыгызның билгеле булуы турында хәбәр итәргә ашыга. Шәхси кабинетка керү юлын торгызу өчен сездән телефонга җибәрелгән махсус код кертүне сорыйлар. Аның ярдәмендә барлык шалтыратулар башка номерга юнәлтелә һәм җинаятьчеләр сезнең банк кушымтасына керә ала.

2. «Банк хезмәткәрләре» клиентларга кредит килешүен раслау өчен шалтыраталар яки банкоматта сезнен счеттан акча алу куркынычы турында сөйлиләр. Әлеге чараның чын максаты – сезнең карта мәгълүматын ачыклау һәм аннан акча урлау.

3. «Хокук саклау органнары хезмәткәрләре» сезнең банктагы счетлар буенча сәер транзакцияләр турында хәбәр итәргә ашыгалар. Шулай итеп алар гражданнарның шәхси мәгълүматларын тикшерәләр.

4. Мессенджерлар WhatsApp яки Viber пост финанс структуралары хезмәткәрләреннән лотерея җиңүе турында шалтыраталар. Еш кына мондый хәбәрләр массакүләм характерда була. Кулланучы вирус сылтамасы буенча күчә, нәтиҗәдә аның шәхси мәгълүматлары җинаятьчеләрдә була.

5. Мошенниклар шалтыратырга кушып СМС җибәрәләр. Шалтыратканда мобиль оператор тарифларыннан берничә тапкыр артык акча алына. Гадәттә, хәбәр текстында сүз афера корбанының карточка счетына ялгыш күчерелгән акчалар турында бара, алар кире кайтарылырга тиеш. Тиешле җавап булмаса, кешене “полиция” куркыта.

6. Узган ел санкцияләр һәм кайбер чит ил корпорацияләренең Россиядән китүе сәбәпле, алдауның яңа төрләре ачыкланды. Мәсәлән, илдән киткән брендның киемнәрен бик отышлы бәягә сатуда катнашырга чакыру.

Алдау корбаны булган кешеләргә тәкъдимнәр:

1. Финанс учреждениесенә гариза языгыз, хәлне тасвирлагыз. Операцияне гамәлдән чыгару өчен гаризаны банк шул ук яки икенче көнне кабул итәргә тиеш.

2. Әгәр дә сезнең акчаларыгызны алып өлгермәгән булсалар да, җинаятькә омтылу турында полицияга гариза язып була.

3. Җинаятьченең шәхесен ачыклаган очракта, судка гражданлык дәгъвасын бирегез.

4. Кредит бирү килешүен гамәлдән чыгарыр өчен, финанс учреждениесенә гариза языгыз.

5. Әгәр дә сезнең телефон номерыгыз буенча банкка мошенник шалтыратып, кредит алган булса, шалтыратучының сөйләмен һәм тавышын экспертиза аркылы тикшерегез.

6. Мобиль операторга шикаять калдырыгыз. Мондый адым сезгә инде ярдәм итмәячәк, ә менә башка кешеләрне алдаудан саклаячак.

Район судының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев