Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Өч бала һәлак булган

Кечкенә балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә тышкы яктан бикле биналарда.

Янгын вакытында балигъ булмаган балаларның һәлак булуларын һәм имгәнүләрен кисәтү максатыннан 2025 ел статистикасына тукталып узасы һәм бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда нинди кагыйдәләрне һәм таләпләрне кулланырга кирәклеген искә төшереп үтәсе килә.

Агымдагы елның 5 аенда республикада янгыннарда 3 бала һәлак булган, 8 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын вакытында вафат булучы балигъ булмаганнарның өч фактның икесе күп балалы гаиләләрдә теркәлгән.

Шулай ук балигъ булмаганнарның ризык әзерләү вакытында имгәнү оч­раклары да ешайган. Шул уңайдан әти-әниләрне ки­сәтеп узасы килә:
– кечкенә балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә тышкы яктан бикле биналарда;
– балаларны көнкүреш электр приборларын, газ плитәсен куркынычсыз эксплуатацияләү ка­гый­дә­лә­ренә өйрәтегез;
– балигъ булмаганнарга мөстәкыйль рәвештә учак ягарга, ризык әзерләү өчен мангаллар кабызырга кушмагыз;
– тиз кабынучан сыеклык­лар куллануның куркынычлыгы турында сөйләгез;
– баланы, яшен исәпкә алып, янгын чыккан очракта үз-үзен тоту кагыйдәләренә өй­рәтегез. Кече яшьтәге балаларга берничек тә качарга ярамый, ә кичекмәстән бинадан чыгып китәргә ки­рәк­леген аңлатырга кирәк. Өлкәнрәк балаларга янгын ту­рында хәбәр итү һәм янган бинадан кичекмәстән эва­куацияләү тәртибен искә тө­ше­рергә кирәк;
– балалар бары тик бер генә максатка – тиз арада өйдән исән-сау чыгып китүгә игътибар итәргә тиешләр.

Ильяр Гыймадиев,   Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев