Пилотсыз очу аппаратларын кулланып террорчылык актлары янаганда гамәлләр турында белешмәлек
Кисәтү

Пилотсыз очу аппаратларын кулланып террорчылык актлары янаганда гамәлләр турында белешмәлек

Истә тотыгыз!

Пилотсыз очу аппараты (БПЛА) табылган очракта түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

- паникага бирелмәскә;

- үз куркынычсызлыгыңны тәэмин итәргә (бинада яшеренергә яки агачлар артына ышыкланырга);

- булган хәл турында полициягә яисә 112 номеры буенча хәбәр итәргә, күрсәтеп:

- үз фамилияңне, исемеңне, атаңның исемен;

- урынның адресы/ориентирлары;

- БПЛАның үз-үзен тотышы характеры (эленеп тору, объект өстендә күзәтеп йөрүе, очу юнәлеше, тышкы кыяфәт һ. б.);

- вәкаләтле орган соравы буенча башка белешмәләр.

 Катгый тыела: 

- һавадагы БПЛАны фотога, видеога төшерергә;

- кул астындагы предметлар һәм башка зарарлау чаралары белән БПЛАны мөстәкыйль рәвештә бәреп төшерергә тырышырга, радиоаппаратурадан, кәрәзле телефоннардан, GPS җайланмаларыннан файдаланырга;

- БПЛА төшкәндә тотарга, ачарга, күчерергә яки табылган предмет белән нинди дә булса башка гамәлләр кылырга. Исегездә тотыгыз: БПЛАга шартлаткыч җайланма беркетелергә мөмкин!

- БПЛА төшкән урынны фотога, видеога төшерергә;

- социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда БПЛА фотоларын, видеоларын тарату шулай ук тыела.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең телефоны-112.

 


Нет комментариев