Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр чүп-чар, үлән яндыру һәм шашлык кыздыру тыела

17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан территориясендә чүп-чар, корыган үлән яндыру, ачык утта, аерым алганда, учакта һәм мангалда ризык әзерләү тыела. Бу вакытта республикада янгынга каршы махсус режим үз көченә керә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.

«Һәр районда янгын сагы, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы хезмәткәрләреннән торган профилактик төркемнәр оештырылды. Бу территорияне корыган үлән һәм чүп-чардан вакытында чистартуны контрольдә тоту, табигый янгыннар, тиешсез урыннарда чүп яндыру, шулай ук ут төртү очракларына чик кую һәм янгыннарны үз вакытында ачыклау максатыннан эшләнде», - дип искәртте ул.

Идарә башлыгы сүзләренчә, патрульлек итү нәтиҗәсендә чүп-чар һәм корыган үлән януга бәйле 93 очрак булдырылмый калган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев