Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Татарстанда бер укытучы мошенникка 1,4 миллион акчасын күчергән

Ул аларны кара көнгә калдырырмын дип җыйган булган.

Чаллыда мәктәпләрнең берсендә эшләүче 67 яшьлек укытучы мошенниклар турында ишеткән булса да, аларның тозагына килеп капкан. Аңа бер ир-ат шалтырата һәм үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштыра, кертемнәрне саклап калу өчен бөтен акчаны ашыгыч рәвештә бердәм банк счетына күчерергә киңәш итә.

Хатын аңа ышана һәм банкка барып, ике счеттан кертемнәрен алып, банкомат аша 1 миллион 420 мең сум акчасын мошенникка күчерә. Бу сумманы ул озак еллар дәвамында кара көнгә җыйган.

Инде соңрак кына үзенең алдарлар ятьмәсенә эләгүен аңлый. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев