Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Төзексез электрүткәргечләр янгыннарның төп сәбәбе

Соңгы вакытта электрүткәргечләрнең кыска ялганышы нәтиҗәсендә янгыннар ешрак була башлады.

Еш кына иске электрүткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче булып тора, чөнки бөтен электротехника продукциясенең дә гарантия срогы бар. Шуннан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электрүткәргечләр үзизоляциясен югалта, ул таркала һәм кыска ялганыш барлыкка килә.

“Борылма” алымы белән тоташтырылган иске электрүткәргечләр дә янгынга китерә. Чөнки “борылма” урыны вакыт белән окисьлаша һәм бу урында чыбыклар кызалар һәм яна башлыйлар. Шуңа күрә йортларда, мунчаларда һәм башка ишегалды корылмаларында иске электрүткәргечләрен үз вакытында алыштырыгыз, бу эшне профессионалларга ышанып тапшырыгыз. Шулай ук елына кимендә бер тапкыр барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшерергә кирәк. Әгәр алар җылына икән, димәк, алар төзек түгел, бәлки тоташтыра торган болтларын гына тыгызларга гына кирәктер. Электр челтәренә артык көчәнеш ясарга ярамый.

Куәтле көнкүреш приборларын бер электр розеткасына тоташтырырга кирәкми. Электр чыбыклары, дым һәм башка механик йогынтылардан котылып калу өчен, гофрда яки махсус кабель каналында булырга тиеш.

 Иң яхшысы – изоляциясе янмый торган электр чыбыкларын куллану.

Йорттагы электрүткәргечләренең төзек булмавы һәм аның җылыну билгеләре: җылынган электр вилкалары яки розеткалар; янган резина исе, көйгән ис чыгу; саклагыч автоматның сүнүе. Әгәр дә сез сәер чатнаган тавыш ишетәсез, төтен исе сизгәнсез, розеткалар ялкынлавын күрдегез икән, шунда ук электрны сүндерегез, тиз арада янгын саклау хезмәтен чакырыгыз һәм ялкынны сүндерү чараларын күрегез. Электр энергиясе өзелгән очракта дип, йортыгызда батарейкалар яки аккумулятор белән эшләүче фонарьләр булдырыгыз. Шәмнәрдән һәм ачык утның башка чыганакларыннан файдаланмагыз. Әгәр утны туктата алмасагыз, шунда ук янган бинадан чыгыгыз.

Исегездә тотыгыз, электрны су белән сүндерергә ярамый! Йортыгызда порошоклы яки углекислоталы янгын сүндергеч булдырырга тырышыгыз. Бинаны тулысынча электр утыннан өзегез. Әгәр төтен яки башка куркыныч факторлар нәтиҗәсендә бүлмәдә торып булмый икән, шунда ук бу бинадан урамга чыгыгыз.

Исегездә тотыгыз, теләсә- кайсы документны торгызырга була, ә сезнең тормышны – юк. Янгынны вакытында ачыклау өчен автономияле янгын белдерүче (извещатель) ярдәм итәчәк. Ул янгын чыккан очракта сигнал чыгарачак, шуның нәтиҗәсендә сез янгын турында үз вакытында белерсез.

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев