Үләнне яндырырга ярамый
Кисәтәбез! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дисциплинар, административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.
Көз аена да кердек.
Бу чорда үләннәр бик нык кибә. Һәм кипкән үлән янгын куркынычы тудыра. Шуңа күрә ут белән саксыз эш итү җитди янгыннарга китерергә мөмкин.
Участокларда, контейнерларда һәм ачык территориядә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык каралган, шул хакта кисәтеп үтәсе килә. Участокларда һәм кырларда коры үлән яндыру, тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлап калдыру катгый тыела. Бик зур үтенеч булып, балаларның ут белән уйнавын кисәтү тора. Әгәр дә каядыр коры үлән, чүп-чар яки учак яну очрагын күрсәгез һәм үз көчегез белән янгынны җиңә алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк. Барлыкка килгән чүп-чар яндырылырга түгел, ә чүплеккә салынырга тиеш. Көздән янгын куркынычы зур булган коры үләнне язгы-җәйге чорларда вакытында чабарга кирәк.
Аеруча игътибарны урман массивлары янәшәсендә урнашкан, шулай ук дача хуҗалыкларына бирелә торган торак пунктларга юнәлтергә кирәк. Бакчачылыкта, яшелчәчелектә, урман кишәрлекләрендә эшләүче һәркемгә янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирү кирәк.
Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев