Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Бруцеллез чиреннән сакланыгыз, теләсә кайдан Корбанга сарык сатып алмагыз

2023 елнын азагы хэм 2024 елда Татарстанда бруцеллез авыруы кин таралды.

Беренче очрак Яна Чишмә районында булды. Безнең Әтнә районында 21 ноябрьдә Тукай хуҗалыгында чыкты. Барлык терлек юк ителде. Бруцеллез авыруы бу 2 очрак белән генэ туктамады, Кайбыч, Зеленодол һәм Сарман районнарында теркәлде. 16 июньдә Корбан бәйрәме үтәчәк. Куп кеше Корбанга сарык чала. Ә сарыктан кешегә ияргән бруцеллез чире иң хәтәре. Белгәнегезчә Әтнәдә бруцеллез чире белән Тукай хуҗалыгында эшләгән хезмәткәрләр һәм мал табиблары да авырды. Шушы авырудан сак булу йөзеннән Корбанга сарыкларны теләсә каян алу дөрес булмас. Килеп сатучылардан ветеринар документларны сорарга киңәш итәбез. Анда төп таләп итеп бруцеллезга тикшеруе булырга тиеш. Аеруча чит регионнардан кайткан сарыкларны алырга тырышмагыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны бу чирдән саклагыз.
Шагиев Салих - мал табибы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев