Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Үзегезне һәм якыннарыгызны да саклагыз

Игътибарлы булыгыз!

Янгыннарның артуы һәм аларда кешеләрнең үлү­енә китергән объектив сәбәпләрнең берничәсенә: торакның тузганлыгын, беренчел янгын сүндерү әйберләре белән түбән тәэмин ителешне кертергә кирәк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан торак секторларда үткәрелгән янгыннар статистикасы шу­ны күрсәтә: янгыннар имин булмаган, күп балалы гаиләләрдә һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар яши торган йортларда ешрак барлыкка килә. 
Бүгенге көнд янгыннарда социаль адаптацияләнмәгән һәм ялгыз гражданнар, шулай ук ассоциаль яшәү рәвеше алып баручы, спиртлы эчемлекләр кулланучы  һәм дә имин булмаган гаилә әгъзалары вафат була.
Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин исерткеч эчемлекләр кулланган очракта, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. 
Шуңа да берничә киңәш. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тартмагыз, үзегезнең йортыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны тикшерегез. Электр приборларын карау­чысыз калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр чыбыклары торышын күзәтегез. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырсагыз яхшырак булыр. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Кызганычка каршы, соңгы елларда төтен юлларының тыгылган булуы хәвеф-хәтәрләргә китерде. Янгынны вакытында ачыклау өчен өйләргә янгын белдергечләр урнаштырыгыз. 
Янгын чыккан очракта, алар янгын турында хәбәр итә алачаклар, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 литр булган порошок сыман янгын сүндергечләр (огнетушитель) булдырырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны да саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01, 101, 112 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Адель Шакирҗанов,  Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән  инспекторы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев