Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Зәңгәр ягулык дусмы яки дошманмы?

Районыбызда әлеге ягулыкны кулланган биш меңгә якын шәхси хуҗалык һәм күпкатлы йортлар бар.

Без, өйләребезне җылыткан, һәм һәркөн диярлек кулланган зәңгәр ягулыкның уңайлыгына, рәхәтлегенә шулкадәр ияләндек ки, кызганычка каршы, аның мәкерле яклары да барлыгын, үзенә аерым игътибар таләп итүе турында онытып та җибәрәбез.
Язгы чорга кердек. Һава торышы гел үзгәреп тора. Шул уңайдан хәвеф-хәтәрне кисәтү максатыннан райондашлырыбызның игътибарына район газ оешмасы хезмәткәрләренең күрсәтмәләрен, кисәтүләрен тәкъдим итәбез. 
– Районыбызда зәңгәр ягулык белән бәйле хәвеф-хәтәрләр, шулай ук ис тиеп агулану очраклары булмаса да, респуб­ликада еш күзәтелә. Һәм аларның төп сәбәбе – вентканалларның төзек булмавы, хуҗа кешенең законсыз газ җайланмаларына үзгәреш кертүе, шулай газ приборларының куллану вакытлары узуы һәм искерүе тора.
Нәрсә генә дисәк тә, газ котелы, плитәсе, колонка – болар барысы да югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы җайланмалар. Шул приборларның берсе генә төзек булмаса да, безнең тормыш һәм сәламәтлек өчен җитди, куркыныч нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин. Ә боларны булдырмаска ел да үткәрелә торган техник хезмәт күрсәтү ярдәм итә.
Безнең районда зәңгәр ягулык кулланган биш меңгә якын шәхси хуҗалык һәм күпкатлы йортлар бар. Искәртеп узасы килә, закон буенча җаваплылык һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, йорт хуҗасының турыдан-туры бурычы.

Шуны да дөрес аңлау кирәк, йорт хуҗалары үзләре газ җиһазларын тикшерергә тиеш дигән сүз түгел бу. Йорт яки квартира хуҗасы техник хезмәт күрсәтү буенча махсус оешма белән килешү (договор) төзергә тиеш. Безнең, район газ оешмасы хезмәткәрләре, график нигезендә елга бер тапкыр һәр хуҗалыкка һәм күпкатлы йортларга кереп газ приборларына техник хезмәт күрсәтәләр. Аларның эшләре җиһазларның төзеклеген тикшерү һәм мөмкин булган җитешсезлекләрне төзәтүдән гыйбарәт. Шулай ук оешма хезмәткәрләре вазыйфасына: газ чыгарган җирләр юкмы икәнне ачыклау, вентканалларның һәм төтен юлларының тарту көче булуын тикшерү, көнкүреш газ техникасының газ ягу системасын төрле режимда төзеклеген карау, горелкаларны чистарту, кулланучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча күрсәтмәләр (инструктаж) бирү каралган.
Әгәр дә йортта кеше яшәми һәм газ приборлары кулланылмый икән, бу очракта гариза язып өйне газдан өзеп кую һәр ике як өчен дә отышлырак булачак.
Тагын шуны да кисәтәсе килә, график буенча техник хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрне өйгә кертмәү очрагы күзәтелсә, бу вакытта административ хокук бозулар турындагы Россия Фе­де­ра­ция­се кодексының 9.23 маддәсе нигезендә биш меңнән ун меңгә кадәр штраф һәм газны өзеп кую каралган. Шулай ук үз белдегең белән җиһазларны алыштырганда, техник хезмәт өчен ки­лешү булмаган очракта да штрафлар салына.
Тагын бер яңалык, 2025 елдан приборларның куллану вакыты чыгып, аннан һаман да файдаланган  очракта да саллы күләмдә штрафлар каралган. Беренче очракта штраф суммасы биш меңнән ун меңгә кадәр булса, прибор һаман да алыштырылмаса штраф күләме егерме биш меңгә кадәр җитә. Исегезгә төшерәбез, һәр газ приборының паспорты бар, куллану вакыты шунда язылган, күпчелек очракта ул 10-15-20 елны тәшкил итә. Әгәр прибор хәсиятләп кулланылган, чиста-пөхтә, ел саен вакытында техник карау үткән икән, озаграк вакытта кулланышта була ала. Әмма моның өчен шушы хезмәт белән шөгыльләнгән махсус оешмаларга мөрәҗәгать итеп, приборга диагностика үткәрергә кирәк.
Үзебезнең сәламәтлегебез, күрше­лә­ре­безнең иминлеге, йортларыбыздагы куркынычсызлык – үзебезнең кулларда. Шуңа да вакытында газ приборларына тех­ник хезмәт үткәрергә кирәк. Һәм дә күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен вакытында түләүләрне башкарсак иде.
 Ә ниндидер сораулар килеп туса, эш көнендә иртәнге сәгать 8.00дән кичке сәгать 17.00гә кадәр 2-21-23 телефон номерына шалтыратып белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев