Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

777 кешедә ковид авыруы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 398 289 кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның тагын 777 очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«120 кеше хастаханәгә салынган, 657 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Республикада авыручылар арасында балигъ булмаган 67 бар. Иң күп авыру очраклары Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән, анда 410 һәм 134 кеше ковид йоктырган. Районнар арасында иң күп авыручылар Түбән Кама (83), Әлмәт (26) һәм Зәй (19) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 49 400 тапкыр куелган. Татарстанда 39,4 меңгә якын кеше (узган тәүлектә — 220 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 398 289 кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 миллионнан артыгы прививканың ике компонентын да алган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-02-2022/uzgan-t-lekt-tatarstanda-777-keshed-kovid-avyruy-achyklangan-5848386

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев