Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башлана...

Экология министры урынбасары санитар-экологик икеайлыкның инде бу якшәмбедә үк башланачагы хакында искәртте. (Казан, 29 март, "Татар-информ"). Бүген Казан Башкарма комитетында санитар-экологик икеайлыкны уздыруга әзерлек буенча зона киңәшмәсе булды. Чараны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров уздырды. Бу хакта...

Экология министры урынбасары санитар-экологик икеайлыкның инде бу якшәмбедә үк башланачагы хакында искәртте.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Бүген Казан Башкарма комитетында санитар-экологик икеайлыкны уздыруга әзерлек буенча зона киңәшмәсе булды. Чараны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров уздырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Петр Королев, Казан, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнары вәкилләре, ТКХ предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, каты көнкүреш калдыклары полигоннары директорлары катнашты.

Үз чыгышында Фаяз Шакиров Татарстанда санитар-экологик икеайлыкның инде бу якшәмбедә үк башланачагы хакында искәртте. Җәй башына кадәр республика территориясе халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган торышка китерелергә тиеш.

Баш инспектор сүзләренә караганда, калдыкларның санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылган урыннарын ачыклауга һәм аларны юк итүгә зур игътибар биреләчәк. Ачыкланган чүплекләр турында бар мәгълүмат Татарстан Республикасының экологик картасына кертелә.

Экология министры урынбасары шулай ук быел "Иң яхшы муниципаль берәмлек" исеменә конкурсның дәвам иттереләчәге хакында да билгеләде. "2017 елдагы экологик икеайлык йомгаклары буенча Казан иң яхшы шәһәр округы булып танылды. Тулаем алганда, әлеге конкурс тәртип урнаштырудагы нәтиҗәле механизмнарның берсе булды һәм территорияләрне чистарту буенча муниципалитетлар эшен активлаштырды", - диде Фаяз Шакиров.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев