Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез котлы булсын

7 май көнне Җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрүмнәрен билгеләп үтәләр.

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасында, иректән мәхрүм итмичә генә җәза үтәтү төре мөһим урын алып тора. Совет власты урнашуга мондый төр җинаять җәзасының кирәклеге ачыклана. Чөнки җинаятьчеләргә тоткынлыкта дөрес тәрбия бирү мөмкинлеге аз була. Шуңа да 1919 елның 7 маенда Юстициянең Халык Комиссариатларына ирекктән мәхрүм итми генә көчләп эшләтү җәзасын оештыру эше беркетелә. Шушы көннән соң, 7 май Җинаятьләр җәзасы үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә.
Агымдагы елның 1 апреленнән төрмәләрдән срогыннан алдан чыккан хөкем ителүчеләрне дә җәза үтәтү инспекцияләре контрольгә алды. Бүгенге көндә Әтнә инспекциясенә 2 кеше учетка куелды, икесе дә кеше үтерү өчен хөкем ителгәннәр һәм срогыннан алда кайтканнар. Берсе шуның хатын-кыз, тагын 10 ай учетта торачак. Төрмәдән вакытында кайткан кешеләргә таләпләр катгыйрак, алар учетта торган вакытта бер тапкыр админстратив жавапчылыкка тартылсалар, җәза үзгәртелә һәм алар кабат төрмәгә озатыла дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев