Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез мөбарәк булсын, асыл затлар!

1 октябрь - Өлкәннәр көне! Бәйрәм белән Сезне!

Тормышның  бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, шатлыкларын меңгә бүлеп шатлана белгән, җан җылысын жәлләмичә тараткан асыл затлар! 

Бәйрәм белән Сезне! Яңгырлы, шыксыз караңгы көннәрнең дә үз матурлыгы бар: пәрәвезләр оча торган чалт аяз һавасы, йолдызлы, айлы төннәре, сап-сары яфракларга төренгән урманы, муллык китергән көзләре... Җәйдәгечә чебен-черки бимазаламый, кояшы каударланып рәхимсез кыздырмый, сабыр гына җылыта. Бу матурлык көзләрдә генә була. Алтын көзләрдә...

Олыгаюны да без гомер көзләренә аяк басу, дибез. Ул көзләр җылы булсын, муллыкта, байлыкта, шатлыкта  балалар, оныклар игелеген күреп, алар бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын. Сәламәтлек телибез Сезгә! Җан тынычлыгы белән, Аллаһы Тәгалә рәхмәтен тоеп, һәр көнегезгә куанып яшәргә язсын. 

Без Сезне "Әтнә таңы"ның күпсанлы укучылары исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев