Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ерак киткән саен җиңелрәк”

Хәрби хезмәт "Ерак киткән саен җиңелрәк" «Военкомат янса иде» , -дип җырлый торган идек без яшь чакларда уенын-чынын бергә кушып. Армия ике-өч ел булып, авылдан читкә чыкканы булмаган сала малайлары өчен туган яклардан аерылып китү бик зур газапка әйләнгән елларда халык чыгарган бу җырны хәзерге егетләр белә микән... Фәридә ФИЛАТОВА...

Хәрби хезмәт

"Ерак киткән саен җиңелрәк"

«Военкомат янса иде» , -дип җырлый торган идек без яшь чакларда уенын-чынын бергә кушып. Армия ике-өч ел булып, авылдан читкә чыкканы булмаган сала малайлары өчен туган яклардан аерылып китү бик зур газапка әйләнгән елларда халык чыгарган бу җырны хәзерге егетләр белә микән...

Фәридә ФИЛАТОВА

Югыйсә, һаман да шул Арча комиссариаты аша китәләр инде. Шартлар гына икенче, Армияне бер елга калдырдылар. Җитмәсә, әти-әни атна саен тәмле әйберләрен пешереп, килеп китә ала. Сөйләшер өчен телефон да егетләрнең кулларында. Армия түгел, руслар әйтмешли, "просто песня". Барып бер елыңны хезмәт ит тә, эшең бетте. Күкрәгеңне киереп, иптәшләрең алдында "Мин армиядә булдым" дип мактана аласың. Хәер, бүген армиядә булган егетләргә караганда, армиягә бара алмый калганнар почеттарак та бугай әле. Әти-әни арасында баласын армиягә җибәрмәс өчен җан тырмашкан, бусага артыннан бусага таптаганнарны күргәч, гаҗәпләнеп тә каласың. Армиягә бармаган егет - егет мени инде ул, диясе килә.

Инде Арча комиссариатына әйләнеп кайтсак, биредә язын һәм көзен беренче чакырылыш егетләрне якташ геройлары Гани Сафиуллин музей-усадьбасыннан озату бик матур традициягә әйләнгән. Моның үз сәбәбе дә бар. Гани Сафиуллин җәй көне - 1 июльдә туган. Ә вафат булган көне -16 октябрь. Менә шуның белән бәйле рәвештә тантаналы итеп озатулар оештырыла биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев