Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ишеттегезме әле?

Йөкле хатыннар колагына

Күп балалы , аз керемле гаиләләргә , шулай ук 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга, ялгыз ата- аналарга түләнеп килүче матди ярдәм – төрле пособиелар турында еш ишетәбез. Бу куанычлы, бала- чаганы үстереп, кеше итәр өчен бик күп кирәк. Ашамлыгы, кием – салымы, балалар бакчасына түләве дисеңме. Шуңа да бу матди ярдәм бик ярап куя. Россия президенты Владимир Путинның 2021 елның 21 апрельдә биргән күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән билгеле бер срокта йөклелек буенча теркәлү үткән очракта түләнелә торган матди ярдәм суммасы да үзгәргән.
- Үзгәрешләр нигезендә, йөклелекнең алтынчы атнасыннан уникенче атнасына кадәр сәламәтлек саклау учреждениесына мөрәҗәгать итеп, теркәлү узган очракта, йөкле хатынга ай саен яшәү минимумының 1/2 өлеше күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк, - дип ачыклык кертте район үзәк хастаханәсенең табиб – гинекологы Зөһрә Галиуллина. – Әлеге түләүләр территориаль пенсия фонды тарафыннан башкарылачак. Карар үз көченә 1 июльдән керә.
Иртә срокларда теркәлү узган очракта түләүләр моңарчы да башкарылып килә иде. Әмма моңарчы аның суммасы бик аз булды. Ә 1 июльдән бу түләүнең суммасы байтакка арта. Узган 2020 елда Россия Федерациясендә хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы 12223 сумга тигез булган.Татарстанда исә 2021 елның 1 январенә яшәү минимумы 12792 сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев