Рөстәм Хисамиев Әтнә районы башлыгы итеп билгеләнде
Районыбыз өчен көнүзәк хәбәр! Бүген Әтнә районында тарихи вакыйга - район Советының яңа составын формалаштыру һәм башлыгын сайлау булды.
Барысы да төгәл, оешкан төстә узды. ТИК рәисе Сәит Әхмәдуллин район Советына Әтнә районында узган сайлаулар нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Сессияне алып барган район советы җитәкчесе урынбасары, депутат Фәрит Нуриев район башлыгын яшерен тавыш бирү юлы белән сайларга тәкъдим итте - бу карарны барлык катнашучылар да хуплады. Сессиядә катнашкан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев район башлыгына Рөстәм Хисамиев кандидатын тәкъдим итте.
Шуннан соң совет яшерен тавыш бирү үткәрде. Аның нәтиҗәсе – Рөстәм Шагитович Хисамиев бертавыштан рәсми рәвештә Әтнә районы башлыгы итеп сайланды.
Рөстәм Шагитовичны чын күңелдән котлыйбыз! Яраткан районыбыз хакына эшләүдә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев