Татарстанда талпан активлашты
«Татарстанда талпан активлыгы сезоны башланды», - дип хәбәр итә үзәк матбугат. Талпан тешләгән вакытта кичекмәстән якындагы дәва-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. 23 апрельдән башлап Татарстанда талпан активлыгы сизелә башлады. Ә ул, белүегезчә, вируслы энцефалит һәм талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин. Талпан тешләү сәбәпле, республиканың дәвалау учреждениеләренә 19 кеше, шул исәптән 6 бала...
«Татарстанда талпан активлыгы сезоны башланды», - дип хәбәр итә үзәк матбугат. Талпан тешләгән вакытта кичекмәстән якындагы дәва-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. 23 апрельдән башлап Татарстанда талпан активлыгы сизелә башлады. Ә ул, белүегезчә, вируслы энцефалит һәм талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин. Талпан тешләү сәбәпле, республиканың дәвалау учреждениеләренә 19 кеше, шул исәптән 6 бала мөрәҗәгать иткән инде. Шуңа күрә агачлык, куамклык һәм урманнарга барсагыз саклану чараларын күрегез. Киемегез ачык булмасын, ике сәгать саен талпан юклыкка бер-берегезне тикшерегез. Шуны онытмагыз, талпан тәндә озаграк торган саен, инфекция йоктыру куркынычы да ныграк арта. Ә талпанны инфекцияләнү дәрәҗәсен билгеләр өчен "Татарстанның гигиена һәм эпидеомология үзәге"нә алып килегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев