Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 81 процентка арткан
Юл иминлеге

Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 81 процентка арткан

Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сөйләде.

«Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны үзгәрмәде диярлек, әмма аларның авырлыгы кискен артты. Агымдагы елның тугыз аенда Казанда 847 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5 процентка кимрәк. Яраланучылар саны 1,4 процентка кимегән – узган ел алар 1028 иде, быел – 1014. Әмма иң куркыныч күрсәткеч – һәлак булучылар санының 81 процентка артуы», – дип белдерде Рөстәм Гафаров.

Татар-информ


Нет комментариев