Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады (фоторепортаж)

Вакыйга Якты булсын алда киләчәк Мәктәпләрдә кабат соңгы кыңгырау чыңы. Әле генә башлангандай тоелган уку елы инде ахырына да якынлашты. Вакыт агышлары бернәрсәгә карамый юлын дәвам итә. Тагын бер уку елы артта калды. Быел кыңгырау районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 39 - унберенче, 113 - тугызынчы сыйныф укучылары өчен чыңлаячак. Туган мәктәпләре...

Вакыйга

Якты булсын алда киләчәк

Мәктәпләрдә кабат соңгы кыңгырау чыңы. Әле генә башлангандай тоелган уку елы инде ахырына да якынлашты.

Вакыт агышлары бернәрсәгә карамый юлын дәвам итә. Тагын бер уку елы артта калды. Быел кыңгырау районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 39 - унберенче, 113 - тугызынчы сыйныф укучылары өчен чыңлаячак. Туган мәктәпләре белән хушлашып олы тормыш юлына әнә шуның кадәр бала аяк баса. Тугызларның ничәсе мәктәпләрдә калыр - монысы әлегә билгесез. Ничек кенә булмасын, иң- иңнәре, Бердәм дәүләт имтиханнарыннан курыкмаганнары укуларын дәвам итәр дип өметләник. Районыбызда биш урта - Олы Әтнә, Бәрәскә, Комыргуҗа, Күңгәр,Күәм һәм җиде төп - Олы Мәңгәр, Бәрәзә, Яңа Шашы, Күшәр, Күлле Киме, Иске Өҗем һәм Түбән Көек мәктәпләрендә быелгы уку елында барлыгы 1136 бала белем алган.

Олы Әтнә урта мәктәбе белән быел барысы 14 унберенче сыйныф укучылары - ун кыз һәм дүрт егет саубуллаша. Аларның шушы шатлыклы да, шул ук вакытта бераз гына моңсу да булган , хәтергә гомергә уелып кала торган хушлашу мизгелләрен укытучылар, әти-әниләр, килгән

кунаклар да уртаклашты. Әлеге сыйныф укучылары һәр эштә - укуда да, спортта да, җәмәгать эшләрендә дә беренче булучылар, мәктәпнең данын тотучылар иде дисәм дә, ялгышмам. Бәйрәм белән котлап, мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова да аларга бары тик изге теләкләр генә юллады. - Еллар буе мактаулы сыйныф булдыгыз. Киләчәктә дә шул юлыгыздан тайпылмагыз. Бу кыңгырау чыңы тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгысы булмасын иде. Аларны үзебездә көтеп калабыз, - диде ул. Чыгарылыш сыйныф укучыларын район советы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев, мәгариф министрлыгыннан Александра Анатольевна ,мәгариф бүлеге мөдире Сәит Әхмадуллин, сәнгать мәктәбе укытучысы Алсу Хәкимова котлап, киләчәктә уңышлар теләделәр. Мәгариф бүлеге мөдире спортта актив булган, ГТО нормаларын уңышлы тапшырган укучыларга алтын значоклар тапшырды. Мондый бүләккә Рәдис Хабибуллин, Илүзә Мавлиева, Динур Галимҗанов лаек булды. Шул ук Илүзә Мавлиева, Әдилә Фәтхуллина, Илүзә Мәгъсүмова, Алинә Мөхәммәтова, Динур Галимҗановка сәнгать мәктәбенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Укучылар үзләре дә укытучыларына, әти-әниләргә рәхмәтләрен әйттеләр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Беренче сыйныфларга үзләрен киңәшләрен бирделәр. Ихлас сүзләр күзләргә яшь китерде, җыр-бию күңелләрдә хисләр давылы кузгатты. Иң кызыклы мизгелләрнең берсе - беренче сыйныф укучыларының үзләренең унберләрне котлавы булгандыр. Һәр унберенчене исемләп әйтеп, яхшы якларын күрсәтеп , матур шигырьләр укыды алар. Тугызынчыларның чыгышларын да зур дулкынлану белән тыңладык.

Мәрхәмәтле еллар теләп, озата соңгы кыңгырау... Әнә нәни кызны иңнәренә утыртып, унберенче сыйныф егете соңгы тапкыр мәктәп аланын әйләнә. Алда-кискен борылыш, зур тормыш юлының башы. Һәркемнең күңелендә изге теләкләр. Уңышлар юлдаш булсын һәркайсына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев