Әтнәдә балалар өчен бәйрәм ясадылар(фоторепортаж)
Яклыйк,саклыйк үзләрен Җәйнең беренче көне мәктәп укучыларының йөзләрендә шатлыклы елмаю булып чагыла. Өч айга сузылган иң озын каникуллар башлана бит. Нәкъ менә шул көн күп кенә илләрдә Халыкара балалар көне яки Халыкара балаларны яклау көне буларак та билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы ерак 1949 елга барып тоташа. Шул...
Яклыйк,саклыйк үзләрен
Җәйнең беренче көне мәктәп укучыларының йөзләрендә шатлыклы елмаю булып чагыла. Өч айга сузылган иң озын каникуллар башлана бит.
Нәкъ менә шул көн күп кенә илләрдә Халыкара балалар көне яки Халыкара балаларны яклау көне буларак та билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы ерак 1949 елга барып тоташа. Шул елны Парижда узган хатын-кызлар конгрессында ятим балалар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. 1950 елның 1 июнендә беренче тапкыр шул мәсьәләләр белән бәйле бәйрәм чаралары уза. Әнә шул вакыттан Европа, Азия илләрендә Халыкара балаларны яклау көне бәйрәм буларак традициягә әйләнде. Бу көнне балалар катнашында төрле матур чаралар - концерт һәм театральләшкән чыгышлар оештырыла, кызыклы уеннар уйнатыла. Шушы уңайдан, районыбыз балалары өчен дә кызыклы чаралар оештырылды. Бәйрәм "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында башланып китте.Иң башта мәктәпләрдән килгән командалар мини- футбол, пляж волейболы, мини-баскетбол буенча ярышларда катнашу өчен регистрация һәм жеребьевка үтте. Озакламый бу спорт төрләре буенча ярышлар да башланып китте. Спорт комплексында балалар "Күңелле зарядка"га төзелде. Спорт мәктәбе методисты Зөләйха Сабирова җитәкчелегендә дәртле музыка астында рәхәтләнеп хәрәкәтләр ясадылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешен Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев башлап җибәрде. Котлауларны район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова дәвам итте. Алар балаларны бәйрәм белән котлап, үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Ачылышның иң кызык мизгелләренең берсе - Казан кунаклары - Булат Хуҗин һәм Линар Газнановның чыгышы булгандыр. Күп тапкыр Татарстан чемпионнары, Бөтенроссия ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре, Татарстанда бердәнбер футбол фристайлы мәктәбен оештыручылар булган әлеге егетләр үзләренең бу төрдә виртуоз оста булуларын тагын бер тапкыр исбатладылар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән карады чыгышны. Теләге булучылар үзләрен сынап та карады. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын карап узганнан соң, башлангыч сыйныфлар спорт комплексының Актлар залына күтәрелде. Биредә Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Райлә Фәрхетдинова укучылар белән "Великолепная пятерка" квест-уен үткәрде. Балалар командаларга бүленеп кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, рәсемнәр ясадылар, иҗади бәйгедә катнаштылар. Бишенче, алтынчы, җиденче сыйныф укучылары исә "Күңелле стартлар"да катнашты. Шулай ук "Лучший результат" исеме астында да бәйгеләр узды. Берәү дә читтә калмады, һәркем үзенә шөгыль тапты бу чарада. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, урамдагы спорт мәйданчыгында барган уеннар да кызганнан-кызды. Чара "Без тынычлык яклы!" исеме астында флеш- моб белән тәмамланды.
Халыкара балаларны яклау көнендә әнә шулай бәйрәм итте Әтнә балалары. Кызганыч, бүгенге көндә хәлләре бәйрәмнән күпкә ерак торган сабыйлар да җитәрлек. Язмыш сынаулары гына түгел, без-өлкәннәрнең ваемсызлыгы, миһербансызлыгы белән төшкән алар бу хәлгә. Шуңа да балаларыбызны яклыйк, саклыйк, тәрбия бирүдә үзебез үрнәк булыйк. Күкләребез аяз , сабыйларыбызның балачагы имин булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев