Әтнәдә берьеллыклардан сенаж салалар
Районның барлык хуҗалыклары диярлек берьеллыклардан сенаж салуга керештеләр.
Бу эшкә беренчеләрдән булып "Таң" хуҗалыгы кереште. Кышлау фермасы каршысында борчак белән солы катнашмасын егучы "МакДон" комбайнын ерактан ук күрдек. Монда масса шактый калын. Комбайнчы белән дә әңгәмәне шул хакта сөйләшүдән башладык.
- Чыгышы яхшы булырга охшаган, - ди комбайнчы Рәшит Һаҗиев.
2011 елдан бирле шушы "МакДон"да эшли. Аңа кадәр, 1992 елдан бирле "Нива" комбайнында "ЖРБ"да көч куя. Берар әтисе - данлыклы комбайнчы Маис Һаҗиев белән комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли кул. Әтисе 1996 елны пенсиягә чыга.
- Куанып эшлим. Әлегә комбайн да чыгымламый. Дөрес, двигательне ремонтларга туры килде. Бу комбайнда өр-яңа килеш эшли башладым, - ди.
Шөкер, аны эштән өзеп туктатмадык - пычак сигментын (бармагын) алыштырганда сораштырдык һәм фотога төшереп алдык.
Хуҗалык агрономы Шакирҗан Халиков та яхшы уңышка өмет итә.
- Берьеллыклар 700 гектарлап мәйдан били. Бу басу 53 гектарлы. Биредә үскән борчак солы катнашмасын лабораториядә тикшерделәр. Хәзер җыеп сенажга салу иң отышлысы, дигән фикер әйттеләр, - ди.
"Таң"ның икешәр ега һәм төйи торган комбайны бар. Чокырлары да җитәрлек. Сенажга тиздән тагын 2 яңа чокыр әзер булачак.
Күпьеллыкларның да беренче укосыннан начар уңыш алмадык. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов аеруча "Тукай", "Шахтер" хуҗалыкларының уңышлы эшләвен билгеләп узды.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 18 июльгә сенажга еккан күпьеллыклар (гектарларда), өченче - бу көнгә салган сенаж (тонналарда)
Дусым 950 7878
Күңгәр 507 2572
Күшәр 880 5280
Ленин 600 3015
Мәңгәр 488 2572
Таң 1002 5450
Шахтер 1436 8217
Уңыш 715 3300
Тукай 1478 8189
Районда 8056 46473
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев