Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә “Трактор- Прицеп” операциясе дәвам итә

ЮХИДИ яңалыклары Бәйрәм алды атнасында район юлларында барлыгы 46 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында тизлек белән бәйлеләре аеруча игътибарга лаек. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, биш машина йөртүчегә тизлекне тиешледән арттырган өчен протоколлар төзелгән. Моннан тыш тизлекне тиешледән 40 километрга арттырган бер машина йөртүчегә -...

ЮХИДИ яңалыклары

Бәйрәм алды атнасында район юлларында барлыгы 46 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Алар арасында тизлек белән бәйлеләре аеруча игътибарга лаек. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, биш машина йөртүчегә тизлекне тиешледән арттырган өчен протоколлар төзелгән. Моннан тыш тизлекне тиешледән 40 километрга арттырган бер машина йөртүчегә - 1500 сум, 60 километрга арттырган тагын бер йөртүчегә - 2500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән, юл билгесендә күрсәтелгәнне бозган - дүртәр, номерлары пычрак - биш, икешәр - документын өйдә онытып калдырган һәм страховкасыз йөртүче, берәр - йөк йөртү кагыйдәләрен бозган, "стоянка"га билгесе кагыйдәләрен бозган машина хуҗаларын да административ җәза көтә. Транспорт чарасын инвалидлар урынына куйган бер йөртүчегә - биш мең күләмендә, тиешле урында юл билегесенә туктамаган тагын берсенә - мең ярым сум күләмендә штрафлар яный. Тиешсез урында каршы як полосага чыккан өч йөртүченең эшләре судта каралачак, аларга биш мең күләмендә штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү каралган. Штрафын вакытында түләмәгән бер йөртүчегә аны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. Яисә 15 тәүлеккә кадәр арест яки 50 сәгать мәҗбүри эшләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Рамазан аеның соңгы көннәрендә тәүбә итәсе урынга спиртлы эчемлекләр кулланган, җитмәсә шул хәлдә руль артына утырган өч йөртүчене исә 30 мең күләмендә штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү көтә. Бу уңайдан, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов андыйларга таныклыкларын вакытында тапшыруларын сорый. Шулай булмаганда, гомер буена да руль артына утыра алмаячаксыз. Исегезгә төшерәбез, штрафларны вакытында белү өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп электрон рассылкага язылырга кирәк. Юлларда "Трактор -Прицеп" операциясе бара дип язган идек инде. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларның йөртүчеләренә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә. Атна башында район буенча «Тоннель» операциясен үткәрү дә күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев