Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Бергәләп каршы торсак, нәтиҗәсе булыр

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

Ришвәтчелеккә каршыкөрәш көне Берләшкән Мил­ләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнеп үтелә.

Әтнә районында 2012 елдан бирле коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе эшләп килә. Аны (комиссия рәисе) Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкли.

Ришвәтчелекне булдырмау максатыннан районда коррупциягә каршы программа тор мышка ашырыла. Шулай да бу өлкәдә республикада хокук бозу очраклары еш күзәтелә. Районда әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарыла? Агымдагы ел дәвамында ришвәт бирү очраклары күзәтелмәгәнме? Вазыйфаи затларга шундый бер ничәсорау белән мөрә җәгать иттек.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Лилия Фәтхуллина:

– Хокук саклау органнарыннан аермалы буларак, комиссиянең ришвәтчеләрне кулга алу яки административ җәзага тарту вәкаләтләре юк. Агымдагы елда вазыйфаи затларны коррупция өлкә сендә җаваплылыкка тарту очраклары теркәлмәде. Без кисәтүпрофилактик эш белән шөгыльләнәбез. Коррупциягә каршы тору өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында - гы мәгълүматка гражданнарга үтемлелек тәэмин итәбез. Комиссия утырышларын уздырабыз, аларда вазыйфаи затларны барлык юнәлешләр буенча да хокук бозуларны кисәтү һәм аның буенча башкарыла торган эш турында тыңлыйбыз. Мәсәлән, җир кишәрлекләре бү леп бирү, бюджет акчаларыннан файдалану, мәктәпләрдә һәм бакчаларда туклануны оештыру, барлык төр программалар буенча исәпкә кую һәм торак би рү буенча тикшерү эшләре алып барыла. Муниципаль хезмәткәрләр белән әңгәмәләр уздырабыз, коррупциягә каршы тору турындагы законнар белән таныштырабыз, норматив хокукый актлар кабул итәбез, законнар буенча тестлар, коррупция күренешләре буенча халык арасында анкеталаштыру үткәрәбез. Безнең район халкы тарафыннан коррупцион хәлне бәяләү аеруча мөһим дип уйлыйм. Шулай ук комиссия тарафыннан укучылар һәм студентлар белән төрле чаралар: конкурслар, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, КВНнар, брейн-ринглар, викториналар, квестлар, флешмоблар үткәрелә. Безнең белән гомуми белем бирү мәктәпләре, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы һәм «Форпост» яшьләр үзәге актив хезмәттәшлек итә.

Әтнә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев:

– Кызганычка каршы, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү барышында ришвәт бирергә тырышу очрагы күзәтелде. Декабрь аенда машина йөртүче туктатыла, чит районнан килгән машина йөртүче тикшерү барышында исерткеч эчемлекләр куллануда шикләнелә. Ул медицина тикшерүеннән баш тарта. Административ материалны рәсмиләштергән вакыт та җаваплылыктан качу максатыннан ЮХИДИ инспекторына акча тәкъдим итә. Бу хакта мәгълүмат Эчке эшләр бү легенә хәбәр ителә, бүгенгесе көндә тикшерү эшләре алып барыла.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев