Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Мәдәният өлкәсендә коррупциягә каршы чаралар

Район мәдәният учреж­дениеләрендә коррупциягә каршы нинди эш алымнары алып барыла.

Аны булдырмый калу өчен нишләргә кирәк? Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина белән шул хакта сөйләштек.
– Алия, мәдәният өлкәсендәге учреждениеләрдә коррупция куркынычын киметү өчен нинди чаралар күрелә?
– Өлкә карамагындагы уч­реждениеләрдә комиссияләр төзелде, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар билгеләнде. Алар даими рәвештә төрле чаралар турында аңлату һәм профилактикалау буенча эш алып баралар. Хезмәткәрләргә ышаныч югалган очракта, нинди чаралар күренүен һәм эштән азат итүгә кадәр барып җитәргә мөмкинлеген аң­ла­талар. Һәр ел саен мәдәният уч­реждениеләренең барлык җи­тәк­челәре үз керемнәре һәм гаилә әгъзалары турында хисап би­рәләр. Әлеге мәгълүматлар районның рәсми сайтында күр­сәтелә.
– Сатып алулар булганда һәм милек белән нәрсәләр эшләнә?
– Мәдәният учреждениеләре буенча барлык сатып алулар «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар ки­терүгә, эшләр башкаруга, хезмәт күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 44нче Федераль закон нигезендә үткәрелә. 
Сатып алынган милек уч­реждениеләр балансына куела, ә исәптән чыгару Әтнә муниципаль районы ПИЗО аша уза. Мәдәният бүлегенең 4 юридик оешмасында (Әтнә мәдәният йорты, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Әтнә туган якны өйрәнү музее, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе)  инвентаризация үткәрү буенча махсус төзелгән комиссияләр эшләп килә. Елга 1 тапкыр комиссияләр үз карамагындагы оешмаларда инвентаризация үткәрә. Соңгы инвентаризация 2023 елның 8 декабреннән  25 декабренә кадәр узды. Һәр елның февраль аенда мәдәният бүлегенең төп милке буенча ПИЗОга хисап тапшырыла. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча артыклык һәм җитешсезлекләр табылмады. 
–  Гомумән, мәдәният учреж­дениеләрендә коррупция фактлары турында халыктан мө­рәҗәгатьләр килгәне бармы соң?
– 2023 елның 1 октябренә кадәрге мәгълүматларга караганда, гражданнардан мәдәният бүлегенә коррупция яки коррупция күренешләре турындагы мөрәҗәгатьләр килмәде. 
Ләкин  сездә вазифаи затның законлылыгына һәм тискәре карашта булуына шикләр булса, 8(84369) 2-32-49 ышаныч телефоны аша, шул исәптән аноним рәвештә, яки 422750, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресы буенча мөрәҗәгать язарга мөмкин.
– Ә халыкка аңлату, һәм дә профилактикалау максатыннан нинди эшләр алып барасыз, аларның хокукый культурасын үстерү өчен нинди чаралар үтә?
– Ел саен район мәдәният уч­реждениеләре тарафыннан профилактик чаралар циклы үткәрелә, шул исәптән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәлләр, хокук дәресләре рәвешендә: «Әйдәгез, намуслы яшик” дип исемләнгән тематик әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре, китап күргәзмәләре, рәсемнәр конкурслары, социаль роликлар күрсәтү һәм истәлекләр тарату буенча акцияләр уза.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев