Чара балаларда гаделлек һәм законлылык тәрбияләүгә багышланды.
Күәм мәктәбенең ял лагерендә бүген «Безнең дөнья чиста булсын!» дигән ришвәтчелеккә каршы тематик көн үтте.
Көн программасы:
-
Театрлаштырылган спектакль: «Бел һәм рөхсәт итмә!» пьесасы балаларны ришвәтчелекнең җәмгыгатькә китергән зыянын ачыкларга өйрәтте.
-
Мультфильмлар һәм бәхәс: Ришвәтчелек турында мәгънәле мультиклар карау.
-
Әдәби сәхифә: Ришвәтчелек темасына багышланган хикәяләр буенча тирәнтен аңлатулар.
-
Тематик рәсем бәйгесе: Балалар үзләренең «чиста дөнья» турындагы күзаллауларын бизәкләгән.
Нет комментариев