Бүген Татарстанның Биектау районында, М7 автомобиль юлының 806нчы чакрымында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, «Лада» автомобиленең 51 яшьлек йөртүчесе юл читендә торган «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән.
«Җиңел автомобильнең йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Нет комментариев