Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кулланучыга киңәш

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә

Экологияне саклауны хәзердән башлыйк.

Һәр кеше үз хокукларын һәм аларны саклый торган кануннарны белергә тиеш. Кулланучы буларак, һәр­беребез кибеттән ни дә булса сатып ала һәм сыйфатсыз продукциягә юлыкмас, дип бер­кем дә гарантия бирә алмый. 
Сатучы гаепле, дип әйтү дә дөрес түгел, чөнки бүгенге көндә җитештерүче таләпләрне бозган очраклар да еш күзәтелә. Моннан тыш, товарны сату нокталарына китерүченең дә үз бурычларын төгәл үтәмәве моңа сәбәпче булырга мөмкин. Кулланучылар хокукларын белү беркемгә дә зыян итми. Ел саен 15 март көнне Россия Федера­циясендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Ләйсән Илсуровна, ялгышмасам, елның-елында бу көн нинди дә булса шигарь астында уза. Быелгысы ничек дип атала?
– Рәхмәт, соравыгыз өчен. Бу бәйрәм һәрбер кулланучы өчен бик мөһим һәм кирәкле. Чөнки без барыбыз да кулланучылар. Кибетләрдән азык-төлек, кием-салым, техника сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Әмма кешеләрнең хокук­лары бозылган очраклар да еш күзәтелә. Шуңа да бу көн хокук­ларыбызны белү өчен тагын бер искәрмә булып тора. Чыннан да, ел саен 15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн дүрт юнәлешне үз эченә ала: мәгълүмат алу, куркынычсызлык, сайлау һәм үз фикерен ишеттерү хокук­лары. Соңрак әлеге хокуклар күп кенә илләрдә, шул исәптән Россия Федерациясендә дә, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы канун белән билгеләнә.
Чыннан да, әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге бар, ул ел саен берәр билгеле шигарь астында уздырыла. Тематиканы халыкара кулланучылар оешмалары федерация­се билгели. 
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы – «Тотрыклы яшәү рә­ве­шенә гадел күчү».
– Әлеге шигарь нинди максатларны күз алдында тота?
– Әйләнә-тирә мохитне пычрату һәм табигать ресурсларын ярлыландыру проблемалары көннән-көн актуальләшә бара. Бөтендөнья кулланучылар оешмасы табигатькә зыянны киметергә һәм киләчәк буыннар өчен шартларны яхшыртырга ярдәм итәчәк тотрыклы яшәү рәвешенә күчәргә чакыра. 
Әгәр хәзер җитештерүчеләр һәм барлык халык экологик чис­та товарларга, электр энергиясен саклауга күчүне башламаса, кыска вакыт эчендә экология коточкыч хәлдә булачак, бу тагын да зуррак катаклизмнарга һәм авыртуларга китерәчәк. Безгә барыбызга да килеп туган проб­леманы хәл итү өчен көчләрне берләштерергә кирәк.
– Бәйрәм вакытында берәр төрле чаралар үткәрәсезме?
– Әйе, бу көнне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге кануннар буенча белемне арттыруга һәм гражданнарга кулланучылар буларак аларның хокук­ларын яклауда ярдәм күр­сәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздыру күздә  тотыла. Өстәмә рәвештә базарларда, күпфункцияле үзәктә (МФЦ) консультация пунктлары, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу, районның гомуми белем бирү йортларында сыйныфтан тыш дәресләр оештырылачак.
– Ләйсән Илсуровна, бәйрәм турында сөйләшсәк тә, безнең газета укучыларыбыздан бер сорау бар иде. Мөмкинлектән файдаланып бирим әле. Әйтик, сатып алучы сыйфатсыз товар алган һәм аны икенчесенә алыштырырга тели ди. Моны сатып алучы нинди срокларда башкарырга тиеш?
– РФ Законының «Кул­лану­чыларның хокукларын яклау турында»гы 21 маддәсе нигезендә, сатучы товарны кулланучы куйган таләп игълан ителгәннән соң, 7 көн дәвамында алыштырырга тиеш.
Сатучы товарга өстәмә тик­шерү үткәрергә теләсә, бу очракта кулланучы куйган таләп 20 көн дәвамында үтәлергә тиеш. Таләп игълан ителгән вакытта сату­чыда алыштырылырга тиешле товар булмаса, вакыты 1 айга кадәр арттырыла. Начар сыйфатлы товар, кулланышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Алыштырган очракта гарантия срогы товарны кулланучыга биргән көннән исәпләнә. Сүземне тәмамлап, тагын шуны әйтәсем килә, сорауларыгыз булса, безгә шалтырата да яки килеп тә мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең оешма Арча шәһәренең Банк урамында урнашкан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев