Гарантия нинди хокук бирә?
Әңгәмәдәшебез – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллина.
Еш кына, әйтик, кер юу машинасын гарантияле ремонтлау вакытында сатучы шундый ук товарны вакытлыча файдалануга бирмәүне алыштыру фонды булмау белән аңлатырга мөмкин.
– Озак файдаланыла торган товарларга карата сатучы кулланучы таләбе буенча өч көн эчендә, үз хисабына китерүне тәэмин итеп, шул ук куллану сыйфатларына ия булган озак файдаланыла торган товарны ремонт чорына кулланучыга түләүсез бирергә тиеш.
Сатучының алыштырыла торган товары булмау аны җаваплылыктан азат итми. Ремонт вакытында алыштырыла торган товар бирелмәгән очракта, мондый хокук бозуларга юл куйган сатучы кулланучыга түләүне кичектергән һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә «неустойка» (пеня) түли. Ә инде товарның бәясе аның әйләнеш вакытында булган бәясеннән чыгып билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев