Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кулланучыга киңәш

Концерт яки спектакльгә бара алмасаң, билетны нишләтергә?

Кайтарыргамы яки юкмы? Тормыш булгач, төрле вакытлар була. Берәр концертка яки спектакльгә барырга билет аласың. Һәм көтелмәгән хәл килеп чыгып, бара алмаячагың билгеле була.

Мондый очракларда нишләргә? Билетны һәм аның өчен түләнгән акчаларны кире кайтарып буламы? Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе аңлатмасына күз салыйк әле. Әлбәттә, һәр нәрсәнең үз вакыты һәм таләпләре бар.

Тамашачы инициатива буенча билетны чара башланганчы түбәндәге очракларда гына кайтарырга мөмкин:

- билеттан баш тартканда, аны уздыру вакытына кадәр 10 көннән дә соңга калмыйча, сез билетның тулы бәясен кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы;

- әгәр билеттан 10 көннән дә кимрәк вакыт алдан баш тартсагыз, аны үткәрү көненә кадәр 5 көннән дә соңга калмыйча билет бәясенең 50%ын кире кайтаруны таләп итә аласыз;

- билеттан 5 көннән дә кимрәк вакыт алдан, әмма тамаша чарасы уздырылырга 3 көннән дә соңга калмыйча баш тарткан очракта, билет бәясенең 30%ын кире кайтарырга мөмкин;

- тамаша чарасына барырга 3 көн кала билеттен баш тартканда очракта, акчалар сезгә кире кайтарылмаячак. Бары тик чарага килүченең авыруы яисә аның гаилә әгъзасы яисә якын туганы булган затның үлеп китеп, ул документлар белән расланган очракта гына акча кайтарылырга мөмкин. Мондый хәлләр килеп чыкканда тамаша чараларын үткәрү көненә кадәр ничә көн калуы мөһим түгел-билет өчен акчаны тулы күләмдә кайтарырга тиешләр.

2. Билетларны кире кайтару өчен түбәндәгеләрне үтәү мөһим:

Билет сатучысына билеттан баш тарту һәм аның өчен түләнгән акчаларны кире кайтару турында язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә. Сатучы шулай ук фактта аларга тотылган чыгымнарның суммасын (мәсәлән, кәгазь билет ясауга) сездән тотып калырга хокуклы. Чыгымнарның факттагы суммасы документаль рәвештә расланырга тиеш. Сатучы сезгә билетны башка датага алыштырырга тәкъдим итәргә хокуклы, шул ук вакытта сез үзегез хәл итәсез, билет алыштыруга ризалык бирәсез яки акча кайтаруны таләп итәсез.

3. Билет өчен акчаларны кире кайтару срогы.

Таләп куелган көннән алып, сатучы 10 календарь көн эчендә, кулланучының акча кайтару турындагы таләбен үтәргә тиеш. Әгәр дә сатучы билет өчен акчаларны кире кайтарудан баш тартса, сез бозылган хокукларны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев