Әлеге сәхифәбезне дәвам итеп, газета укучыларыбыздан килгән тагын бер сорауга җавап бирәсебез килә.
Әлеге сәхифәбезне дәвам итеп, газета укучыларыбыздан килгән тагын бер сорауга җавап бирәсебез килә.
Районыбызның бер авылында яшәүче ир-ат сепараторны ремонтлаганнан соң, башкарылган эшнең җитешсезлекләре ачыкланган очракта кулланучының хокуклары нидән гыйбарәт булуын аңлатуны сорады.
Ир-ат аңлатуынча, ул көнкүреш техникасы ремонтлау остаханәсенә сепараторда барлыкка килгән кимчелекләрне ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, ремонттан соң, товарны эксплуатацияләгәндә кимчелекләр яңадан күренә башлаган. Ул килешүдә күрсәтелгән хезмәтләрдән баш тартырга һәм эш өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә карар кылган, ләкин аңа баш тартканнар. Бу очракта нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллина әлеге сорауга аңлатма бирде.
Бу очракта, кулланучыга, Кулланучылар хокукын яклау турында гы РФ Законының 29 маддәсе нигезендә сыйфатлы итеп башкарылмаган ремонт өчен акчаны бары шул очракта гына кайтарырга мөмкин:
-әгәр җитешсезлекне вакытында бетермәсәләр яки башкарылган эштә (яки хезмәт күрсәтүдә) күренеп торган җитешсезлекләр булмаса. Хезмәтне башкаручы законны бозмаса;
-эшнең (хезмәт күрсәтүнең) җитди җитешсезлеге, төзәтеп булмый торган кимчелек яки күп вакыт таләп ителеп төзәтелә торган, яисә, рәтләгәннән соң да янәдән җитешсезлекләр килеп чыкса яки башка шундый кимчелекләр булса.
Кулланучыга сепараторны ким челекләрне бетерү остаханәсенә бирергә тәкъдим итәм. РФ Законының 30 маддәсе нигезендә, җитешсезлекләр, башкаручы тарафыннан кулланучы әйткән вакытка төзәтелергә тиеш. Әйтелгән вакытка төзәтелмәгән очракта, кулланучы янәдән башкаручыга башка таләпләр куярга хокуклы.
Нет комментариев